16+

Балаларны утыргычсыз йөрткән өчен штраф арттырылачак

Балаларны креслосыз йөрткән өчен штраф хәзерге өч мең сумнан биш мең сумга кадәр артачак.

Балаларны креслосыз йөрткән өчен штраф хәзерге өч мең сумнан биш мең сумга кадәр артачак.

Административ хокук бозулар турындагы кодекска тиешле төзәтмәләрне Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне үк икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

Бу хокук бозу өчен өч мең сум штраф билгеләгәндә, ә бу 1993 елда иде, сумма якынча балалар креслосы кебек үк булырга тиеш диелгән. Ул вакытта бу тотып тору җайланмасы якынча шулай тора да иде. Хәзер ул кыйммәтрәк. Шуңа күрә биш меңгә кадәр арттыру-эзлекле чара. Өстәвенә, дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, тотып торучы җайланмага утырмаган балаларның  аварияләрдә үлү очраклары арткан. 2025 елда гына да шул сәбәпле 51 бала һәлак булган.

Ләкин бу әле документның барлык яңалыклары да түгел. Вазыйфаи затлар өчен штраф хәзерге 25 мең сумнан 50 мең сумга кадәр артачак. Ә юридик өчен - 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.

Шәхси эшмәкәрләр, кагыйдә буларак, закон буенча юридик затлар белән беррәттән җавап бирә. Ләкин монда тагын бер яңалык пәйда булган: үзмәшгульләр, әгәр хокук бозу вакытында пассажирларны такси кебек йөрткән булсалар, вазифаи затлар белән беррәттән штраф түләячәкләр.

Ә менә бу балаларны таксида йөртү белән бәйле катлаулы вәзгыять тудырырга мөмкин. Барлык таксистларның да балалар өчен креслолары юк. Һәм әгәр хәзер пассажир бала белән мондый сәяхәт ясарга әзер булсалар, бу төзәтмәләр үз көченә кергәннән соң, таксопарклар мондый сәяхәтләрдән баш тартачак, үзмәшгульләр турында әйтеп тә торасы юк. Шулай булгач, махсус балалар таксисыннан гына файдаланырга туры киләчәк. Ләкин барлык шәһәрләрдә  ул гомумән юк.

Шул ук вакытта, депутат Нина Останина фикеренчә, штрафларның шулкадәр аз гына артуы барыбер үз нәтиҗәсен бирмәячәк һәм балалар белән бәйле аварияләр проблемасын ул хәл итмәячәк. Җәза катгыйрак булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading