16+

Балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча тагын бер закон үз көченә керде

2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә бала карау буенча ял вакытын иминият стажына бернинди чикләүләрсез кертү турындагы закон үз көченә керде.

2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә бала карау буенча ял вакытын иминият стажына бернинди чикләүләрсез кертү турындагы закон үз көченә керде.

Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.

«Хәзер ата — аналарның иминият стажына 1,5 яшькә кадәрге һәр бала артыннан карау вакытларын кертәчәкләр-бернинди чикләүләрсез», — дип язган ул үзенең Telegram-каналында.

Володин искәрткәнчә, элегрәк ата-анага декрет ялында гомумән алганда алты елдан артык санамаганнар, бу дүрт бала карау срогына тиң булган.

Хәзер гаиләдә игезәкләр яки өч бала туган очракта, ата-анага стажны исәпләгәндә һәр баланы карау чоры аерым исәпкә алыначак һәм кушылачак.

Пенсияне яңадан исәпләүгә гаризаны Социаль Фонд клиент хезмәтләрендә яки «Дәүләт хезмәтләре» аша бирергә мөмкин. Шул ук вакытта 2026 елның 1 гыйнварыннан соң пенсиягә чыгучы барлык чорлар да автомат рәвештә исәпкә алыначак.

«Демография мәсьәләләре-Дәүләт Думасы эшендә берсүзсез өстенлек... Россиядә күп балалы гаиләләр мөмкин кадәр күбрәк булсын өчен шартлар тудыру мөһим», — дип ассызыклады Володин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading