16+

Балалы гаиләләргә сөенечле хәбәр: таксида өстәмә түләүләр бетерелергә мөмкин

Россиядә такси машиналарында балалар креслосы булу мәҗбүри таләпкә әйләнергә, ә бала белән йөргән өчен алына торган өстәмә түләүләр бөтенләй бетерелергә мөмкин.

Россиядә такси машиналарында балалар креслосы булу мәҗбүри таләпкә әйләнергә, ә бала белән йөргән өчен алына торган өстәмә түләүләр бөтенләй бетерелергә мөмкин.

РФ Хөкүмәте якындагы айларда әлеге инициативаны ачык фикер алышуга чыгарырга җыена.

Таксида балалар креслосы мәҗбүри булачакмы?

Яңа кагыйдәләр кертү ихтималы турында РИА Новостига биргән интервьюсында РФ вице-премьеры Андрей Никитин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Хөкүмәт таксиларны балалар креслосы белән мәҗбүри җиһазландыру тәкъдимен җентекләп өйрәнәчәк.

«Таксины балалар креслосы белән мәҗбүри җиһазландыру тәкъдиме дә бар. Боларның барысын да без хезмәттәшләр белән әңгәмә режимында эшләячәкбез», — дип белдерде вице-премьер.

Документ якындагы берничә ай эчендә ачык фикер алышуга чыгарылачак.

Бала өчен өстәмә түләү бетереләме?

Балалар креслосын мәҗбүри итү белән беррәттән, ата-аналарны борчыган тагын бер мөһим мәсьәлә — «Балалар» тарифының кыйммәтлеге дә хәл ителергә мөмкин. РФ Транспорт министрлыгы һәм Дәүләт Думасы депутатлары такси турындагы законга төзәтмәләр пакеты әзерләгән инде.

Элегрәк транспорт министрының беренче урынбасары Константин Пашков хәбәр иткәнчә, яңа үзгәрешләр баланы йөрткән өчен өстәмә түләүне һәм тарифларның яшь буенча аерылуын бетерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, хәзерге вакытта Россиянең дүрт шәһәрендә күп балалы гаиләләр өчен махсус промокодлар белән эксперимент та бара.

Исегезгә төшерәбез, әлеге планнар турында октябрь аенда Россия Президенты Владимир Путинга да җиткерелгән иде.

кресло. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading