16+

БДИ нәтиҗәләре: сөендерәме, көендерәме?

10 июня 2025, 15:26
1526
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстанда математикадан Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланды.

Татарстанда математикадан Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланды.

Математикадан профиль дәрәҗәсендәге сынауны 8 562 укучы тапшырган (2024 елда - 7 245). Уртача балл 68,68 (2024 елда - 71,24). 170 укучы 27 балл җыя алмыйча, минималь бусаганы үтмәгән. Иң югары 100 баллны 11 чыгарылыш сыйныф укучысы алган (2024 елда мондыйлар 49 булган).

Татарстан мәктәпләре арасында профиль дәрәҗәсендәге математикадан 100 балл җыючылар саны буенча түбәндәге гомуми белем бирү оешмалары лидер: 

  • Казан шәһәре Вахитов районының 131нче лицее – 5 чыгарылыш укучысы;
  • КФУның “IT – лицее” мәктәп-интернаты – 4 чыгарылыш укучысы.
  • “СОлНЦе” махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәге” интернат-мәктәбе һәм КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее - 1әр йөз баллы укучы.

Математикадан база дәрәҗәсендәге имтиханны 6 534 укучы тапшырган. Уртача балл – 4,27. 89 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханда минималь бусаганы узмаган. 

Агымдагы елда математикадан минималь бусаганы үтмәгән, әмма рус теленнән БДИ уңай нәтиҗә алган чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан имтиханны резерв көнендә 20 июньдә кабат тапшыра алачак. 

Шул ук вакытта математикадан имтихан нәтиҗәсеннән канәгать булмаган чыгарылыш сыйныф укучылары аны яңадан тапшырып карый ала. Бер предметтан нәтиҗәне яхшырту өчен 3-4 июльдә өстәмә көннәр билгеләнгән (беренче нәтиҗә юкка чыгарылачак). 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading