16+

Бердәм пособие алу кагыйдәләре кырысланырга мөмкин

Керем бусагасы 10 МРОТка җитәрме?

Керем бусагасы 10 МРОТка җитәрме?

2026 елда бердәм пособиегә хокукны бәяләгәндә, гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының 12 айлык кереме кимендә 8 МРОТ (216 744 сум) булуы таләп ителә. 2027 елда яңа МРОТ буенча бу чик 231 480 сумга җитәр иде.

Әмма Хезмәт министрлыгы 2027 елның 1 гыйнварыннан бу таләпне 10 МРОТка кадәр арттырырга тәкъдим итте. Әгәр проект расланса, еллык минималь керем бусагасы 289 350 сум тәшкил итәчәк. Әлегә бу үзгәреш буенча рәсми карар басылып чыкмаган. Акча эшләмәүнең объектив сәбәпләре булган ата-аналар өчен искәрмәләр саклана.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading