16+

Бүген татар теленә дәресләр генә түгел, ә тере, ихлас аралашу да кирәк...

«Түбәтәй» компанияләр төркемендә татар телендә сөйләшү клублары өч форматта эшли башлады.

«Түбәтәй» компанияләр төркемендә татар телендә сөйләшү клублары өч форматта эшли башлады.

«Түбәтәй» компанияләр төркеме татар телендә сөйләшү клублары проектын башлап җибәрде — бу тере аралашу, практика һәм туган телне куллану өчен ачык мохит. Бүген көндә клублар өч форматта эшли, ә якын арада команда татар телен өйрәнүчеләр өчен курслар ачарга планлаштыра.

Проект «Түбәтәй» һәм TATAR рестораннарына нигез салучы Султан Сафин ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Аның сүзләренчә, инициатива коммерция максатларын күздә тотмый:
«Без моны татар теле көндәлек тормышыбызда күбрәк яңгырасын өчен эшлибез».

Сөйләшү клубларына кызыксыну югары булуы сөендерә. Проектның гомуми чатында инде 400дән артык кеше бар, ә кайбер очрашуларга теркәлү ярты сәгать эчендә ябыла. Мәсәлән, блогер һәм Yummy Music продюсеры Булат Шәйми белән очрашуларга урыннар анонстан соң диярлек бетә.

Сөйләшү клубларының өч форматы:
1. Булат Шәйми белән сөйләшү клубы. Ирекле формат: катнашучылар темаларны үзләре сайлый — мәдәният һәм сәяхәтләрдән алып фән, психологик халәт һәм шәхси хатирәләргә кадәр.

2. «Импровизация» сөйләшү клубы. Икенче бушлай формат — юмор аша татар теленә тулысынча чуму.
Алып баручы — стендап-комик һәм шоумен Владислав Шунский.
Бу очрашулар — дәрес тә, лекция дә түгел, ә тере практика, анда катнашучылар: импровизация нигезләре белән таныша, үз-үзләренә ышаныч таба һәм боларның барысын да татар телендә, дустанә атмосферада башкара.

3. TATAR by Tubatay татар китап клубы. Укуны һәм уйланулы әңгәмәне яратучылар өчен яңа формат. Очрашулар татар телендә уза һәм татар авторлары китапларына багышлана.
Клубны блогер Ләйлә Лерон алып бара.

Катнашучылар укыган әсәрләре белән уртаклаша, яраткан китапларын фикер алыша, туган телдә әдәбият турында сөйләшә, заманча шагыйрьләрнең шигырьләрен укый.

Алда нәрсә көтә?
Проект командасы инде татар телен башлап өйрәнүчеләр өчен курслар стартын игълан итте — телне өйрәнергә күптән теләгән яки аңа яңадан кайтырга ниятләгән кешеләр өчен.
Проект үсешен дәвам итә, ә катнашучыларның фикерләре шуны раслый: бүген татар теленә дәресләр генә түгел, ә тере, ихлас аралашу да кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading