16+

Быелгы сезонда Татарстанда 600 тапкыр коры үлән янган

Янгын чыгуның иң күп очрагы Казанда теркәлгән.

Янгын чыгуның иң күп очрагы Казанда теркәлгән.

Авылларда, паркларда һәм яр буе зоналарында үлән, камыш, чүп-чар яну сәбәпле, яз һәм җәй көннәрендә янгын сүндерүчеләрдән ярдәм соралган мөрәҗәгатьләрнең саны кискен арта. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы урынбасары Олег Маринин сөйләде.

- Янгыннарның күпчелеге кеше саксызлыгы, ваемсызлыгы аркасында килеп чыкканы искә алсак, өмәләр гөрләгән вакытта мондый очраклар аеруча еш күзәтелә. Аеруча коры үләнгә ут төртү очраклары урман янгыннары китереп чыгара, авыл эчендә дә мондый хәлләр аяныч тәмамлана, - дип билгеләде спикер.

Быел коры үлән һәм чүп-чар януга бәйле 588 янгын теркәлгән, бу барлык янгыннарның 30,3 процентын тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 18,8% ка күбрәк. Янгыннарның гомуми мәйданы да арткан һәм 15 гектар тәшкил иткән.

Коры үлән яну белән бәйле мөрәҗәгатьләрнең иң күбе Казанда төркәлгән - 98 янгын чыгу очрагы, Түбән Кама районында - 66, Чаллыда - 66, Тукай районында - 55, Яшел Үзән районында - 36.

Моннан тыш, коры үләннән утның биналарга күчүенең ике очрагы теркәлгән. Әч корылма, ике бакча йорты һәм бер шәхси йорт янып юкка чыккан. Гомумән алганда, республикада 1942 янгын теркәлгән-бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда алты процентка күбрәк. 66 кеше (+6,5 процент), шул исәптән өч бала һәлак булган. 72 кеше(-31 процент), шул исәптән сигез бала имгәнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading