16+

Чистай районында Казан - Әлмәт юлында юл һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган

Юлларда сак булу сорала.

Юлларда сак булу сорала.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген сәгать 10нар тирәсендә Чистай районы буенча эчке эшләр бүлегенә 10 машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат килеп ирешә. Казан – Әлмәт трассасының Чистай районындагы түләүле өлешендә килеп чыккан авариядә 4 кеше һәлак булган, җәрәхәт алучылар да бар. Юлның бу өлешендә кар чистарту өчен АО «СМП-Нефтегаз» оешмасы җаваплы. Һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау буенча эш ачылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading