Татарстан халкы гыйнвар–апрель айларында даруханәләрдә 14,8 миллиард сум акча тоткан.
Скопировать ссылку
Татарстан халкы гыйнвар–апрель айларында даруханәләрдә 14,8 миллиард сум акча тоткан.
Агымдагы елның беренче дүрт аенда Татарстан халкы 35 миллион төргәк дару сатып алган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 процентка кимрәк. Әлеге күрсәткеч Россия буенча уртача дәрәҗәдән бераз гына югарырак: ил күләмендә дарулар сатуның натураль күләме 4,8 процентка кимегән. Бу мәгълүматларны RNC Pharma аналитик агентлыгы китерә.
Шул ук вакытта Татарстан халкы гыйнвар–апрель айларында даруханәләрдә 14,8 миллиард сум акча тоткан. Бу узган ел белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк.
Белгечләр фикеренчә, әлеге үзгәрешләрнең төп сәбәбе – инфляция. «Здравсити.ру» электрон сәүдә бүлеге җитәкчесе Александр Тюкин сүзләренә караганда, май башына бер кап даруның уртача бәясе 425 сумга җиткән, ә узган ел бу күрсәткеч 385 сум булган.
Комментарийлар