16+

Дәүләт Думасы депутаты үзлектән булдырылган тауларны юк итәргә чакыра

Менделеевсктагы кебек фаҗигаларны башка булдырмау өчен кышкы ял итү урыннарын тикшерергә җыеналар

Менделеевсктагы кебек фаҗигаларны башка булдырмау өчен кышкы ял итү урыннарын тикшерергә җыеналар

Россиядә балалар тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган үзлектән булдырылган тауларны юк итәргә кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Каплан Панеш Менделеевсктагы кебек фаҗигаларны башка булдырмау өчен шундый чара күрелергә тиешлеген ассызыклый.  

Искәртеп узабыз, 4 гыйнварда Менделеевскта 10 яшьлек ике малайның гәүдәсен таптылар. Алар таудан шуганда канализация коесына төшеп һәлак булганнар. Тикшерүчеләр РФ Җинаять Кодексы 238 маддәсенең 3 өлеше буенча («куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү») җинаять эше кузгаткан. Ачыкланганча, кое өчен «Таткоммунэнерго» АҖ җавап бирә.

- Бу мондый төрдәге беренче генә вакыйга түгел һәм әгәр без чаралар күрмәсәк, соңгысы булмаячак. Санкцияләнмәгән, ягъни бернинди рөхсәтсез һәм контрольсез төзелгән боз һәм кар таулары ел саен бөтен ил буйлап балаларның имгәнүенә һәм үлеменә сәбәп була. Алар стихияле рәвештә, еш кына машина юлларыннан, ачык коелардан куркыныч якынлыкта яки тотрыксыз конструкцияләрдән барлыкка килә, - ди ул. 

Депутат ассызыклаганча, мондый объектларны ачыклау һәм юкка чыгару өчен җаваплылык җирле администрация башлыкларына йөкләнергә тиеш. Ул муниципаль хакимият, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм полиция катнашында бөтен ил буйлап балаларның кышкы ял итү урыннарында масштаблы тикшерүләр уздырырга чакырды. Тыю чараларыннан тыш, шуу өчен куркынычсыз һәм оешкан зоналар булдыру, шулай ук мәктәпләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша ата-аналар һәм балалар белән аңлату эшләре уздыру кирәклеген билгеләп үтте. 
Каплан Панеш сүзләренчә, альтернатив, җиһазландырылган мәйданчыклар булмаса, балалар куркыныч күңел ачу ысулларын эзләүне дәвам итәчәк. Депутат шулай ук вазыйфаи затлар һәм оешмалар өчен җаваплылыкны катгыйландыру нияте турында белдерде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading