16+

Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар билгеле

2026 елның 18-20 сентябрьләрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау була.

2026 елның 18-20 сентябрьләрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау була.

Республикадан “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Аның белән беренче бишлеккә Россия Герое, “Связьинвестнефтехим” генераль директоры урынбасары Александр Лапин; республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова; Дәүләт Думасының хәзерге депутаты Максим Топилин; Татарстан Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов керә. 

Партия исемлегендә тагын хәзерге парламентарийлар Ирек Богуславский, Руслан Гаджиев, Анатолий Иванов, Рөстәм Кәлимуллин, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операция ветераны Эдуард Шәрәфиев, “Ак Барс” холдингы башлыгы Иван Егоров, “Динамо” җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлова бар.

“Бердәм Россия” партиясе эчендә алдан тавыш биреп карау (праймериз) үткәрелгән иде. Праймериз нәтиҗәсе буенча бермандатлы округлардан Илья Вольфсон, Алексей Грушин, Олег Морозов, Әлфия Когогина, Марсель Шәйдуллин, Марат Нуриев кандидатлары күрсәтелде.

Бүгенге парламентарий Татьяна Ларионова үзенең кандидатурасын Дәүләт Думасының яңа чакырылышына куймаска булган. Казан медицина университетына ректор булып куелу сәбәпле, Айрат Фәррахов депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алдан туктатты.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading