16+

Донбасста да булыр Сабантуй

Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Сабан туйлары һәм республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре турында сүз барды.

Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Сабан туйлары һәм республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре турында сүз барды.

– Кемеровода берничә мәртәбә халыкара шахтерлар Сабан туен үткәрдек. Быел Донбасска баргач, мин бу мәсьәләне күтәрдем. Махсус хәрби операция безнең җиңү белән тәмамлануга һәм Сабантуй үткәрергә мөмкинлек тууга ук, без анда аны оештырачакбыз. Ул чара тарихта иң зур шахтерлар Сабан туе булырга мөмкин, – дип әйтеп үтте Татарстанның вице-премьеры, “Милли Шура” милли советы рәисе Васыйл Шәйхразиев.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2022 елда якутларның Ысыах бәйрәмнәрендә катнашканнан соң, якутларның милли киемнәрдән булуларын, традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклауларын үрнәк итеп әйткән иде. Рөстәм Миңнеханов татар халкының милли бәйрәме – Сабан туенда да милли традицияләргә төп урынны бирергә кирәклеген искәртте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading