16+

Дубайдан — “яшел коридор” аша: миллион сумлык алтын алып кайтучылар тоткарланган

Чаллы шәһәрендә Дубайдан законсыз рәвештә алтын бизәнү әйберләре алып кайткан ике кеше кулга алынган.

Чаллы шәһәрендә Дубайдан законсыз рәвештә алтын бизәнү әйберләре алып кайткан ике кеше кулга алынган.

Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 32 яшьлек хатын-кызга һәм 35 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү версиясе буенча, алар алтын эшләнмәләрне Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә сатып алган. Россиягә кайтканда, декларацияләнергә тиешле товарлар булуга карамастан, шикләнелүчеләр “яшел коридор” аша үтәргә тырышкан.

Экспертиза күрсәткәнчә, конфискацияләнгән бизәнү әйберләре 750 пробалы алтыннан эшләнгән. Аларның гомуми бәясе 1,1 миллион сумнан артык дип бәяләнә.

Хокук саклау органнары хәзер вакыйганың барлык шартларын ачыклый. Әлеге очрак контрабанда өчен җаваплылыкның җитди булуын тагын бер кат искәртә: чит илдән кыйммәтле товарлар алып кайтканда, аларны мәҗбүри рәвештә декларацияләү таләп ителә.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading