16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең бурыч — ил парламентында Татарстанның лаеклы вәкиллеген тәэмин итү»

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре белән очрашты.

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда республикада социаль әһәмиятле чараларда милли-мәдәни автономияләрнең роле, шулай ук Бердәм тавыш бирү көнендә гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда яшәүче 175 милләт вәкиленең дә тавышы демократик механизмнар аша ишетелүе мөһим булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, милли-мәдәни берләшмәләр сайлаулар турында халыкка мәгълүмат җиткерүдә һәм гражданнарның актив позициясен формалаштыруда зур роль уйный.

«Безнең бурыч — ил парламентында Татарстанның лаеклы вәкиллеген тәэмин итү. Бу республика мәнфәгатьләрен нәтиҗәле яклауга һәм татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә турыдан-туры йогынты ясый», — диде ул.

Исегезгә төшерәбез: Бердәм тавыш бирү көне 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак. Бу көннәрдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар, Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading