16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Шефлыкка алган шәһәрләргә игътибарыбыз кимеми»

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, йөк Донбасста яшәүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар соравы буенча формалаша.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, йөк Донбасста яшәүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар соравы буенча формалаша.

Бүген Казаннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында предприятиеләр һәм оешмалар, республика шәһәрләре һәм муниципаль районнары халкы белән берлектә җыелган чираттагы 35 нче гуманитар колонна китте. Гуманитар йөк җыюда шулай ук депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре дә катнашты.  Бүгенге чара Ватанны саклаучылар көненә багышланды. 5 фура махсус хәрби операция сугышчылары өчен, шулай ук инфраструктураны торгызу һәм халыкка ярдәм итү өчен кирәкле 100 тоннага якын әйбер алып бара. Йөкне озатуда Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, генерал-полковник, Россия Герое Александр Лапин катнашты. 

Гадәттәгечә, гуманитар ярдәмне җыю һәм төяү «Бәхетле» компаниясе склады территориясендә оештырылды

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, йөк Донбасста яшәүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар соравы буенча формалаша. «Безнең республикада «Бердәм Россия» сәяси партиясе яхшы традиция булдырды, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә бөтен кирәкле әйберләр төялгән  чираттагы гуманитар йөкне озатабыз. Йөкне партия әгъзалары Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында җыйды. Колоннаны «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озата барачак. Гуманитар йөк шефлыкка алган шәһәрләрдә яшәүчеләрне һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрне сөендерер дип уйлыйм. Йөк бик күп төрле: дарулардан алып азык-төлеккә, кием-салымга, такталарга һәм пыялалы тәрәзәләргә кадәр. Барысын да әзерләдек. Шефка алган шәһәрләргә безнең игътибар кимеми. Без ышаныч белән: «Җиңү белән кайтыгыз», – дибез».

Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең медицина учреждениеләренә ярдәм оештырган – 4 генератор һәм  аларга май сатып алынган. «Бу юлы дәвалану учреждениеләренә генераторлар җибәрәбез, – диде Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина. – Шулай ук бу генераторларны эксплуатацияләү һәм нормаль хәлдә тоту өчен чыгым материалларын, пациентларга шәхси гигиена чараларын җибәрәбез. Безнең мини-электростанцияләр яңа төбәкләрдәге ватандашларыбызга электр энергиясен сүндергән очракта да медицина ярдәме күрсәтергә ярдәм итәрләр дип өметләнәбез».

Лилия Маврина әйтүенчә, депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк гуманитар ярдәм җыя башлаган. «Даими рәвештә моны эшлибез. Ике-өч айга бер тапкыр шәхси акчага посылкалар җибәрәбез. Кайчандыр сугышчыларга, кайчандыр тыныч халыкка. Бу депутатларның да, Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләренең дә шәхси сайлавы. Сорауларны без үзебезнең вәкилдән, вице-премьер Ренат Садыйковтан алабыз», – дип сөйләде Дәүләт Советы Секретаре.

Гуманитар йөк җибәрүдә шулай ук Россия Герое, генерал-полковник, Казанда туган Александр Лапин да катнашты. Нәкъ менә аның командалыгында шефлыкка алынган Лисичанск шәһәре азат ителә.

«Нәкъ менә шушы шәһәрләрнең яраткан Татарстаныма яңадан торгызу өчен тапшырылуы минем өчен шатлыклы вакыйга булды, – дип сөйләде журналистларга Александр Лапин. – Азат итү операциясе 14 көн дәвам итте. ВСУның иң зур группировкасы тар-мар ителде. Лисичанскидан тыш тагын 12 торак пункт азат ителе. Шәһәрләрне азат итүнең икенче көнендә үк инде анда су һәм икмәк белән кирәкле гуманитар ярдәм белән колонналар килде. Төп гуманитар ярдәм Татарстаннан иде. Икмәк пешерү һәм ике айдан артык азык-төлек алмаган кешеләрне ашату өчен он китергәннәр иде. Нәкъ менә Татарстан халкы «Бердәм Россия» партиясе белән бергә безгә кешеләрне ашатырга һәм аларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирде». 

«Бердәм Россия»нең 35 нче гуманитар колоннасын «Бердәм Россия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, партия эшләре белән идарә итүче Андрей Губанов һәм МГЕР гуманитар үзәге җитәкчесе Азим Арсланов озата баралар.

Сарман районы, гадәттәгечә, Лисичанск хастаханәсе һәм госпитальләре өчен 20 тонна эчәр су җибәрә. «Татагролизинг» АҖ компаниясе 20 тонна яшелчә төягән фура җыйган. Авыл хуҗалыгы продукциясе, температура режимын саклап, рефрижераторда җибәрелә һәм килеп җитүгә үк яшелчәләр халыкка таратыла. Чирмешән районы Татарстан шефлык иткән шәһәрләрне торгызу өчен 20 тонна алты метрлы такталар җибәрә.

Россия почтасы пластик тәрәзәләр һәм Рубежноедагы почта бүлекчәләрен ремонтлау һәм җиһазлау өчен кирәкле әйберләр җибәрә. Шулай ук компания хезмәткәрләре республиканың барлык районнарыннан азык-төлек һәм җирле халык өчен кирәк-яраклар җыйганнар. 

Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев Рубежное электр подстанциясен саклау өчен челтәрләр тапшыра. Исегезгә төшерәбез, элегрәк парламентарий материалларның бер өлешен объектны дроннар һөҗүменнән саклау өчен җибәргән иде инде. Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев халыкка 2 тонна он һәм яңа киемнәр тапшырган.

Гуманитар ярдәм җыюда Түбән Кама, Азнакай, Лаеш, Яңа Чишмә, Алабуга һәм Лениногорск районнары катнашкан. «Татлизинг» предприятиесе КАМАЗ һәм җиңел автомобильләр өчен тәгәрмәчләр һәм ике зур аккумулятор җибәрә.

Лисичанскиның 4нче мәктәбе укучылары Казанның 113нче мәктәбеннән канцтоварлар һәм тәм-томнар алачак, ул учреждениегә белем бирү процессын оештыруда һәм башка мәсьәләләр буенча ярдәм итә.

Казан шәһәренең «Шотокан» карате федерациясе башлыгы Алексей Кокурин 3 тартма тушенка, ә «Ритуал» компаниясе мең төргәк көнкүреш химиясен тапшыра. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты коллективы җыелган акчаларга медикаментлар, спорт формалары, кием-салым һәм продуктлар алып җибәрә.

«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе активистлары» махсус хәрби операциядә катнашучыларга, тыныч халыкка һәм ЛХР хәрби госпитальләренә 4 тонна ярдәм чаралары  җибәрә. Йөк составында – УАЗ автомобиле, госпитальләр өчен урын-җир, шәхси гигиена чаралары, озак вакыт саклана торган азык-төлек, сугышчылар соравы буенча кирәкле әйберләр, янгын сүндергечләр һәм солдатларга хатлар. Хәрбиләр өчен транспортны торгызуда «Үзйөрешле машина детальләре» ҖЧҖ директоры Шамил Садыйков ярдәм итте. Йөкне формалаштыруга һәм озатуга шулай ук ТР Ресоциальләштерү фонды җитәкчесе Данияр Максудов һәм «Дивар» компаниясе башлыгы Гайнан Габделгазизов үз өлешләрен керттеләр.

2022 елның февраленнән 2025 елның декабренә кадәр «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге эгидасы астында ЛХРга 3950 тоннадан артык җыелган гуманитар ярдәм белән 257 йөк машинасы җибәрелгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading