16+

Фатир сатканда өлкән яшьтәге хуҗадан психик сәламәтлек турында белешмә кирәкме?

Фатир сатып алганда өлкән яшьтәге кешенең эшкә сәләтен раслаучы психик сәламәтлек турында белешмә сорарга кирәкме?

Фатир сатып алганда өлкән яшьтәге кешенең эшкә сәләтен раслаучы психик сәламәтлек турында белешмә сорарга кирәкме?

Бу сорауга Татарстан Росреестры ачыклык кертте.

Ведомство мәгълүматларына караганда, күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу өчен өлкән яшьтәге сатучыдан аның психик хәле яки эшкә сәләтлелеге турында медицина белешмәсе таләп ителми.

Әгәр кешенең эшкә сәләте чикләнгәнлеге турындагы мәгълүмат Росреестрда бар икән, килешү өчен опека һәм попечительлек органының ризалыгы кирәк. Мондый очракта килешү нотариус аша рәсмиләштерелә.

Ә андый мәгълүмат булмаса, фатир сату-алу гадәти тәртиптә теркәлә. Шулай да сатып алучы һәм сатучы бер-берсеннән өстәмә документлар, шул исәптән якларның хокукый сәләтен раслаучы кәгазьләр, сорарга үзара килешә ала.

Росреестр аерым ассызыклый: мондый документлар дәүләт теркәү органына түгел, ә килешүдәге икенче якка бирелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading