16+

FrendeX финанс пирамидасы лидерлары тоткарланган

Төркиядә FrendeX Татарстан финанс пирамидасында катнашучыларны тоткарлаганнар.

Төркиядә FrendeX Татарстан финанс пирамидасында катнашучыларны тоткарлаганнар.

Төркиядә Татарстанның FrendeX финанс пирамидасында катнашучыларны тоткарлаганнар. Бу элеккеге Казан телевидениесе алып баручысы Эльвира Мадиярова һәм аның әтисе Тәбриз Әхтәмов, дип хәбәр итә ТНВ сайты.

Тәбриз Әхтәмов Россиягә экстрадицияләнгән һәм 17 майда Казанга кайтартылган, аның белән хокук саклау органнары эшли. Эльвира Мадиярова хәзерге вакытта Төркиядә кала. Эшнең ике фигуранты да федераль эзләүгә 2022 елда ук игълан ителгән.

Тикшерү версиясе буенча, алар frendex платформасында финанс эшчәнлегендә катнашуга кертемчеләрне җәлеп иткән, аларга югары керемнәр вәгъдә иткән. Чынлыкта исә структура инвестиция пирамидасы принцибы буенча эш иткәннәр, анда катнашучыларга түләүләр даими рәвештә яңа кертемнәр җәлеп итү хисабына башкарылган.

Пирамида 2020 елның маеннан 2021 елның августына кадәр гамәлдә булган, 300дән артык кертемче 200 миллион сумнан артык акча югалткан. Зыян күрүчеләр арасында Татарстан, Марий Эл, Коми, Бурятия, Удмуртия, шулай ук Мәскәү, Иркутск, Самара һәм Ульяновск өлкәләре һәм Ханты-Манси автономияле округы халкы бар.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading