16+

Главалар Миңнехановка рәхмәтле

Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, әйтик, автобуслар өчен рәхмәтен җиткерә.

Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, әйтик, автобуслар өчен рәхмәтен җиткерә.

“Хуҗалык - экспулатация конторасы"нда техникалар  саны икегә артты. 
Кукмарада, Татарстан Рәисе Рөстәм  Нургали  улы Миңнеханов катнашында, Татарстанның 20 районына 57 мәктәп автобусы  ачкычлары  тапшырылды. Әлеге исемлектә Теләче  районы  да  булу  сөенечле  хәл. 
Рәисебез  Рөстәм  Нургалиевич  әйтеп узганча, мәктәп автобуслары – безнең тормышның алыштыргысыз атрибутына әйләнде.  Федераль һәм республика программалары безгә балаларны мәктәпкә йөртү бурычын хәл итәргә мөмкинлек бирә. 
Яңа “Газель” автобусларына 22 бала утырып йөри ала. Әлеге автобусларда Олы Мәтәскә һәм Теләче урта мәктәбендә белем алучы балаларны йөртү планлаштырыла», дип язган Айрат Фәтхуллин үзенең телеграм-каналында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading