16+

Һава торышы үзгәрешләре кемнәр өчен куркыныч?

Метеорологлар бүгеннән һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк, шактый гына суытачак, дип фаразлый.

Метеорологлар бүгеннән һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк, шактый гына суытачак, дип фаразлый.

Бу метеосизгер кешеләрдә баш авыртулары һәм хроник чирләрнең көчәюен китереп чыгарырга мөмкин. Шушы хакта табиб-невролог Рөстәм Гайфутдинов кисәтә.

Белгеч аңлатканча, температураның, дымлылыкның һәм башка атмосфера күрсәткечләренең кискен үзгәреше организмның җайлашу механизмнары өчен стресс факторы булып тора. Әлеге механизмнар нерв системасы һәм гипоталамус тарафыннан көйләнә.

Аеруча артериаль гипертензия, шикәр диабеты, эпилепсия һәм төрле неврологик авыру синдромнары булучылар куркыныч астында, дип билгели ул. Невролог шулай ук йокы режимын бозу, даими стресс һәм эчке психологик киеренкелек булганда, авыруларның кискенләшү ихтималы берничә тапкырга арта, дип өсти.

Вегетатив нерв системасын ныгыту һәм метеобәйлелекне киметү өчен ул көн саен җәяү йөрергә, ачык һавада уртача физик күнегүләр ясарга, контрастлы су процедураларын үткәрергә, уңай эмоцияләр булдырырга һәм көн тәртибен үтәргә киңәш итә. Мигреньнән интегүчеләргә якындагы көннәрдә үзләренең хәл-әхвәленә аеруча игътибарлы булу сорала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading