16+

Яңа бала тапкан хатын-кызларны ОМС хисабына кайгыртырга ниятлиләр

Комплекслы тернәкләндерү программасына профильле белгечләр: гинеколог, терапевт, эндокринолог һәм диетолог консультацияләре керергә мөмкин.

Комплекслы тернәкләндерү программасына профильле белгечләр: гинеколог, терапевт, эндокринолог һәм диетолог консультацияләре керергә мөмкин.

Дәүләт Думасы депутатлары, мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) системасын киңәйтеп, яңа бала тапкан хатын-кызлар өчен тернәкләндерү программаларын кертергә тәкъдим итә. Бу инициатива турында Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов белдергән. 

Депутат билгеләп үткәнчә, эшләүче гражданнар һәм эш бирүчеләр кертемнәре хисабына формалаштырыла торган ОМС системасы хәзерге вакытта әни булган хатын-кызларга сәламәтлеген торгызу хезмәтләрен һәм косметик процедураларны капламый. Леонов сүзләренчә, антидепрессантлар кулланып дәвалауга барып җиткәнче, хатын-кызларга тулы канлы ял итү һәм тернәкләнү мөмкинлеге бирү нәтиҗәлерәк алым булып тора. 

Моңа охшаш позицияне элегрәк Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комитет җитәкчесе Яна Лантратова белдергән иде. Комплекслы тернәкләндерү программасына профильле белгечләр: гинеколог, терапевт, эндокринолог һәм диетолог консультацияләре керергә мөмкин. Моннан тыш, проект психологик ярдәм, физиотерапевтик процедуралар һәм пациентларны бушлай витаминнар белән тәэмин итүне күздә тота.

Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading