Сәламләү өчен сүз «Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдиновга бирелде:
— Татар балаларына татарча җырлар, биюләр бик кирәк. Без рәхәтләнеп бу проект жырларын тыңлыйбыз. Эшләрегезне армый-талмый башкарыгыз! – дигән теләкләрен җиткерде ул.
«СалаваTik» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Проектның идея авторы – «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, проектның җитәкчесе – Зилә Фәйзуллина.
Проектка балаларның һәм ата-аналарның кызыксынуы елдан-ел арта барган. Шул сәбәпле, «Салаватик» булырга теләүче балалар саны да күбәйгән. Махсус студиягә ихтыяҗ тугач, 2025 елда «Салаватик» балалар студиясе ачылган.
Бәйрәмдә тамашачыларны проектның яңа составы белән дә таныштырдылар. Шунысы кызык: һәр балага үз холкына туры килгән костюмнар сайланган.
— Татар җырларын «СалаваTik»ларга кадәр башкаручы балалар төркеме юк иде. Безнең төп бурыч – татар балаларын җыеп, аларны туган телебездә, татар мохитендә тәрбияләү. Бу проектның максаты – артист булып чыгыш ясау гына түгел, ә туган илебезгә, иҗатка, яхшылыкка омтылу да, — диде проектның җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.
Комментарийлар