16+

Яшел Үзәндә тагын сукбай этләр һөҗүм иткән

Яшел Үзән районында яшәүчеләр кабат сукбай этләрдән зарлана.

Яшел Үзән районында яшәүчеләр кабат сукбай этләрдән зарлана.

Социаль челтәрләрдәге хәбәрләр буенча, җиделәп хуҗасыз эт "Яшел Үзән" тимер юл станциясе янында кечкенә баласы белән барган бер хатын-кызга һөҗүм иткән, дип яза “Происшествия Татарстан” телеграм-каналы.

Әлеге ханымның сүзләренчә, кызы белән балалар бакчасына барганда Калинин урамы, 82 нче йорт яныннан узарга туры килгән. Шунда аларга кинәт кенә агрессив эт көтүе ташланган. Этләр каты итеп өреп, аларга таба килгән.

Әни кеше куркуыннан тиз генә баласын кочагына эләктереп алган да күпергә таба йөгергән. Аның әйтүенә караганда, ике эт аларны эзәрлекләүләрен дәвам иткән, хәтта күпер янында ире килеп җиткәнче сагалап та торганнар.

Районда бу беренче очрак түгел. Хәтерләсәгез, шундый фаҗига булган иде инде: этләр 9 яшьлек балага һөҗүм итте. Табиблар аның тормышы өчен өч атна көрәште, әмма алынган җәрәхәтләрдән кыз бала вафат булды. Район администрациясендә, хуҗасыз хайваннарны аулау эше даими алып барыла, дип ышандыралар. «Яшел Үзәндә йортсыз хайваннарын аулау эшләре даими рәвештә алып барыла, 2025 елның 1 декабреннән 2026 елның 14 гыйнварына кадәр 235 сукбай эте тотылган, бу юнәлештә эш дәвам итә», – дип хәбәр иткән район матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading