16+

Игелекнең үз теле: «Ярдәм» бульварында рус ишарә теле нигезләре буенча дәрес уздырыла

Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

11 октябрьдә Казанның Серов урамындагы «Ярдәм» бульварында рус ишарә теле нигезләре буенча дәрес була. Бу очрашу Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең уку-методика үзәге ярдәмендә оештырыла.

Катнашучылар рус ишарә телендә аралашуның башлангыч күнекмәләрен үзләштерәчәк, шулай ук саңгырау һәм начар ишетүче кешеләр белән хезмәттәшлек итүнең үзенчәлекләре турында беләчәк. Дәресне рус ишарә теле укытучысы Эльвира Фәсхетдинова алып барачак. Теләгән һәркем белгечкә саңгыраулар тормышы турында үз сорауларын бирә алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading