16+

Ике миллионнан артык Татарстан халкы грипптан прививка ясатырга җыена

Вакцинация инде башланды.

Вакцинация инде башланды.

Грипп һәм ОРВИ сезоны гадәттәгечә сентябрьдән башлана. Гомумән алганда, 2 429 285 татарстанлыга прививка ясату планлаштырыла.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, бу грипп белән чирләп китү дәрәҗәсен тоткарларга һәм авыруларга юл куймаска мөмкинлек бирә.

Куркыныч төркеменә балалар, мәктәп укучылары, студентлар, мәгариф хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре, кошчылык, дуңгызчылык, зоопарк хезмәткәрләре һәм башкалар эләккән.

Вакцинация үткәрелә инде. Татарстанга килгән беренче партиядә 200 меңгә якын доза китергәннәр.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, КДМАның эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы доценты Дмитрий Лопушов ассызыклаганча, препаратта гриппның актуаль штаммнары бар. Беренче чиратта медицина хезмәткәрләрен, авырлы хатын-кызларны һәм алты айдан дүртенче сыйныфка кадәрге балаларны вакциналый башлаячаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading