16+

«Иммунитетыбыз юк»: Татарстанда гриппның яңа штаммнары тарала башлаган

Татарстанда рәсми рәвештә грипп сезоны башланды.

Татарстанда рәсми рәвештә грипп сезоны башланды.

Республикада әлеге вируслы авыруның беренче очраклары теркәлгән инде, бу көзге-кышкы салкын тию чорының актив фазасына керүне күрсәтә. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Любовь Авдонина сүзләренә караганда, ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны әлегә гадәти дәрәҗәдә. Узган атнада гына да төбәктә респиратор инфекцияләрнең 11 923 очрагы теркәлгән. Гриппка килгәндә, 1 сентябрьдән республикада рәсми рәвештә 15 авыру очрагы ачыкланган. Әлегә саннар зур түгел, әмма бу вирусның халык арасында тарала башлавының турыдан-туры күрсәткече.

— Быел грипп штаммнары яңа, бүгенгә безнең бу штаммнарга иммунитетыбыз юк, һәм без аны вакцинация ярдәмендә генә эшләп чыгара алабыз, — дип ассызыклый Любовь Авдонина. 

Ул билгеләп үткәнчә, быел прививка тулысынча яңартылган һәм А һәм В гриппы вирусларының яңа штаммнарын үз эченә ала. Бүгенгә 452 мең кешегә прививка ясалган, безгә бирелгән дозаның 50% ы тотылган.

грипп. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading