16+

Иң арзан икмәк сатыла торган ил аталган

Иң арзан икмәкне Алжирда саталар икән.

Иң арзан икмәкне Алжирда саталар икән.

Бүген Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә: дөньяда бу продукт уртача 138 сум тора, ул Джибутида кыйммәтрәк, Алжирда арзанрак, ә Россия дүртенче унлыкта урнашкан, дип аяза РИА Новости.

Тикшерү өчен сайлап алынган 200 ил арасында ярты килограмм авырлыктагы ак бодай икмәгенең уртача бәясе, соңгы мәгълүматларга караганда, 138,04 сум тәшкил иткән. 748,7 сумлык иң кыйммәтле икмәк Джибутида ачыкланган, чөнки ил азык-төлек, шул исәптән бодай импортына нык бәйле.

Икмәкнең кыйммәт булуы буенча лидерлар рәтенә шулай ук Бермуда (677,6 сум), Кайман утраулары (499,7), Монако (422,1), Багама (якынча 414 сум) һәм Конго (400,2 сум) кергән. Унлыкны Үзәк Африка Республикасы йомгаклаган- 357,4 сум, Исландия - 337,2, Лихтенштейн - 332,3 һәм Кар-329,9.
Иң арзан батон Алжирда икән. Биредә дәүләт субсидияләре аркасында аның бәясе 13,8 сум чамасы тәшкил итә. Икмәкнең иң арзан бәяләре буенча Тунис - 15,4 сум, Эсватини - 16,2, Әфганстан - 19,4 һәм Ливия - 22,6 беренчелектә. Шулай ук алар рәтенә Чад (28,3 сум), Үзбәкстан (31,53), Кыргызстан (34 сумга якын), Казахстан (34,8) һәм Азәрбайҗан (36,4) да кергән.

Россия шул ук вакытта батон бәяләре буенча 35 нче булган:. Росстат мәгълүматларына караганда, сентябрьдә аның уртача бәясе 57,1 сум тәшкил иткән. Белоруссия 42 нче урында урнашкан: анда, Белстат мәгълүматларына караганда, сентябрь өчен батон уртача 62,8 сум торган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading