16+

Җинаять кылу өчен туган: Россия галимнәре башкаларның йомыркаларын урлаган динозаврның яңа төрен ачканнар

Уникаль динозаврны Россия галимнәре Гоби чүлендә (Монголия) ачканнар.

Уникаль динозаврны Россия галимнәре Гоби чүлендә (Монголия) ачканнар.

Manipulonyx reshetovi буларак билгеле булган җан иясе якынча 60-100 млн ел элек яшәгән. Аның тән зурлыгы ярты метр чамасы булган, эволюция барышында динозавр кечерәя генә барган. Ләкин, әгәр сез аны урман сукмагында очратсагыз, артыгызга карамыйча йөгерер идегез, бик куркыныч кыяфәтле булган. Озын аяклы һәм очлы томшыклы зур тавыкны күз алдыгызга китерегез, менә шул динозавр булган. 

Җәнлек урлашуга җайлашкан. Шушы начар һөнәр аркасында тамагын туйдырган. Динозавр караңгыда, башкалар йоклаганда эшкә чыккан. Ул йомырка сала торган урыннарга шыпырт кына килгән: аларны күрергә уникаль күрү сәләте, ә куркынычтан котылырга нечкә ишетү сәләте ярдәм иткән. Ләкин галимнәр иң кызыклы нәрсәне бу динозаврның "кулларында" тапканнар. Гаҗәп, ләкин "бармаклар " табигать тарафыннан түгәрәк шома йомырканы эләктерерлек итеп барлыкка китерелгән. Озын аяклар – табыш белән яшен тизлеге белән чабып китү өчен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading