16+

Җинаятьчеләр пычак белән яралаган Ирина Шевырева аңына килгән

Агымдагы елның 14 октябрендә Казанда иртәнге якта җинаять кылынды.

Агымдагы елның 14 октябрендә Казанда иртәнге якта җинаять кылынды.

Мотоциклчы шлемы белән битен каплаган бер кеше эшмәкәр хатыны Ирина Шевыревага һөҗүм итә. Муенына берничә тапкыр пычак белән кадаган. 

Зыян күрүчене тиз арада урынга килгән ире шунда ук хастаханәгә озата. Хатын күп кан югалту сәбәпле бик авыр хәлдә була. Медиклар Иринага тиешле ярдәм күрсәтә.

Тикшерүчеләр киллерның корбанына ничә тапкыр пычак белән кадавын төгәл генә ачыклый  алмый. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Шикле кешеләр кулга алынды. 

20 октябрь көнне Казанда эшмәкәр Станислав Шевыревны киленен үтерү омтылышы өчен 2 айга СИЗОга җибәрделәр. 

«Ирина Шевырева аңына килгән. Әмма ул әлегә хокук саклау органнарына күрсәтмәләр бирми. Башта ире белән сөйләшергә теләвен белдергән», – дип хәбәр итә «Татар Информ». 

Тикшерү комитеты Ирина Шевыреваның ирен сак астыннан азат иткән, аны хатынын үтерергә омтылуда шикләнәләр.

Иван Шевыревны кулга алу вакыты тәмамланганнан соң читкә китмәү турында язу белән җибәрделәр. Аңа хатынын үтерергә омтылуда рәсми гаепләү белдермәгәннәр, әмма ул эш буенча шикләнелүче булып кала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading