16+

Йортка су, газ һәм электр тоташтыру ничек эшләнә һәм күпме тора?

Төзелеш сезоны башлану белән яңа гына йорт салып, төзеп чыккан Татарстан халкы үзләренең куышларын инженерлык челтәрләренә тоташтыру буенча күп сораулар туа.

Төзелеш сезоны башлану белән яңа гына йорт салып, төзеп чыккан Татарстан халкы үзләренең куышларын инженерлык челтәрләренә тоташтыру буенча күп сораулар туа.

Бу хакта Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов матбугат конференциясендә сөйләде.

Гайнетдинов аңлатканча, техник тоташтыру процессы дүрт адымнан тора:

1. Тоташтыру оешмасына гариза һәм техник шартларны бирү;
2. Тоташтыру турында шартнамә төзү;
3. Шартнамә һәм техник шартлар буенча эшләр башкару;
4. Тоташтыру турында актка кул кую.

Су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирүгә тоташтырылу җир кишәрлеге яшәсендә магистраль булуга бәйле. Мисал өчен: 32 мм диаметрлы торба үткәргеч салу өчен якынча 10 метр кирәк булачак, бәясе — 54 мең сум. Су бүлеп бирү системасына тоташтыру зуррак торба белән 246 мең сумга кадәр төшәргә мөмкин.

Электр челтәренә тоташтыру максималь егәрлектәге һәр киловатт өчен ташламалы ставка белән исәпләнә. Физик затлар, юридик затлар һәм социаль учреждениеләр өчен ставка бер киловаттка 124,42 сум тәшкил итә.

Газга тоташтыру принцибы электр челтәренеке белән охшаш:

* Максималь сәгатьлек чыгым — 5 куб метр;
* Газ бүлү челтәренә кадәр ара — 200 метр;
* Траншеясыз ысуллар куллану кирәк булмау.

Гариза бирүченең җир кишәрлегендә барлык эшләр газ оешмасы тарафыннан комплекслы башкарылып, вакытны кыскарта һәм куркынычсызлыкны арттыра.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading