16+

Ирегез үлгәннән соң йортны сатарга ашыкмагыз: Росреестр мөһим шартны аңлатты

Йорт документлары бары тик хатын исемендә генә булса да, ире үлгәннән соң аны мирасны рәсмиләштермичә сата алмаячаклар.

Йорт документлары бары тик хатын исемендә генә булса да, ире үлгәннән соң аны мирасны рәсмиләштермичә сата алмаячаклар.

Татарстан Росреестры аңлатуынча, никах вакытында сатып алынган күчемсез милек, кем исеменә теркәлүенә карамастан, ир белән хатынның уртак милке булып санала.

Димәк, йорт хатын исемендә генә рәсмиләштерелгән булса да, аның яртысы иренең өлеше булып тора. Ире вафат булганнан соң бу өлеш мирас составына керә.

Мирас хокукын нотариус рәсмиләштерә һәм варислар даирәсен билгели. Аннан соң күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәвеннән үткәрергә кирәк.

Әгәр мирас рәсмиләштерелмичә йортны сатуга килешү төзелсә, Росреестр күчемсез милек белән алыш-бирешне дәүләт теркәвен туктатып торырга мөмкин.

Шуңа күрә тормыш иптәше үлгәннән соң уртак милекне сатырга теләүчеләргә башта мирас мәсьәләсен закон нигезендә хәл итәргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading