16+

Казан дары заводында сынаулар уза, шартлаулар ишетелә

14 марта 2025, 10:01
166
0
0
Уку өчен 2 минут

Казанда дары заводындагы планлы сынаулар аркасында шартлау тавышлары яңгырый.

Казанда дары заводындагы планлы сынаулар аркасында шартлау тавышлары яңгырый.

Бу хакта шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район матбугат хезмәтендә Казан дары заводында атышлар 16:00 гә кадәр яңгыраячак, дип ачыклык кертәләр. Шәһәр уртасында шартлаулар ишетелә.

Соңгы вакытта предприятиедә сынаулар еш үткәрелә. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 4 гыйнвардан башлап сынаулар көн саен үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, 14 гыйнварда Казан дары заводы пилотсыз очкычлар һөҗүмнәренә бәйле рәвештә сынауларны туктатты, әмма шул ук көнне көндез аларны яңадан торгыздылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading