16+

Казан София Гөбәйдуллинага багышланган халыкара музыка лабораториясен кабул итә

Быелгы чара дөньякүләм танылган композитор, якташыбыз София Гөбәйдуллинаның якты истәлегенә багышлана.

Быелгы чара дөньякүләм танылган композитор, якташыбыз София Гөбәйдуллинаның якты истәлегенә багышлана.

«Synesthesia lab» чаралары «Халыкара мәдәни үзәкләр — 2026» проекты кысаларында оештырыла. Проект Россия Мәдәният министрлыгы, Россия Композиторлар берлеге һәм Казан дәүләт консерваториясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Масштаблы мәдәни проект Казан белән генә чикләнми. Быел аның чаралары Брянск, Петрозаводск һәм Уфа шәһәрләрендә дә узачак.

Прессуха. фото: ТИ

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, доцент Юлия Большакова сүзләренчә, проектның төп максаты — Россия һәм чит ил сәнгать эшлеклеләре өчен заманча композиторлык әсәрләре иҗат итү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен бердәм мәйданчык булдыру.

  • Быел София Гөбәйдуллинага 95 яшь тулган булыр иде. Композитор 2025 елның мартында вафат булды. Аның исемен йөрткән Казандагы Заманча музыка үзәге дә быел 25 еллыгын билгеләп үтә.

Үзәк җитәкчесе Ләйлә Мөнәвәрова билгеләп үткәнчә, лаборатория кысаларында заманча музыканың яңа формалары, авангард жанрлары һәм эксперименталь театраль форматтагы иҗат эшләре тәкъдим ителәчәк.

«Безнең үзәктә “Synesthesia lab” лабораториясенең эшләп килүен София Әсхәтовна белә иде», — дип сөйләгән Ләйлә Мөнәвәрова.

прессуха. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading