16+

Казан спорт башкаласына әверелә: KazanForum вакытында көрәш, суга сикерү ярышы узачак

Казанда узачак KazanForum кысаларында шәһәр киң колачлы спорт вакыйгалары үзәгенә әвереләчәк.

Казанда узачак KazanForum кысаларында шәһәр киң колачлы спорт вакыйгалары үзәгенә әвереләчәк.

Форум программасына милли һәм халыкара дәрәҗәдәге берничә ярыш кертелгән.

Аеруча игътибар үзәгендә – татар халкының милли көрәше. Турнир форумның мәдәни программасының төп вакыйгаларының берсе булган Изге Болгар Җыены кысаларында узачак һәм гала-матч белән тәмамланачак. Оештыручылар әйтүенчә, тамашачыларны көчле көрәшчеләр катнашындагы мавыктыргыч бил алышлар көтә.

Моннан тыш, программада суга сикерү буенча чемпионат та каралган. Бу ярышларда илнең иң көчле спортчылары катнашып, югары дәрәҗәдәге осталыкларын күрсәтәчәк.

Футбол сөючеләр өчен дә сюрприз бар: Казанда Россия Премьер-Лигасы матчы узачак. Бу очрашу форум кунаклары һәм шәһәр халкы өчен аерым спорт бәйрәменә әверелер дип көтелә.

Шулай итеп, KazanForum бары тик икътисади мәйданчык кына түгел, ә спорт һәм мәдәниятне берләштергән зур вакыйга буларак та истә калачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading