16+

Эдуард Шәрәфиев махсус операциядә катнашучыларга бүләкләр һәм гуманитар ярдәм тапшырды

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операция ветераны Эдуард Шәрәфиев алгы сызыкта булып, хәрбиләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операция ветераны Эдуард Шәрәфиев алгы сызыкта булып, хәрбиләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сугышчан бурычларын үтәгәндә батырлык һәм кыюлык күрсәткән мотоукчы һәм танк полклары, гвардия мотоукчылар дивизиясе һәм Гвардия танк полкы хәрбиләре бүләкләргә лаек булды.

Моннан тыш, Эдуард Шәрәфиев волонтерлар оешмалары әзерләгән гуманитар ярдәмне дә хәрбиләргә тапшырды. Ярдәмне «Йөрәктән йөрәккә», «Үзеңнекеләргә ярдәм», «Мир» волонтерлары һәм Әлмәтнең «Сугышчан туганлык» оешмалары җыйган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading