16+

Казанда 381 млн сумлык чит ил яхтасы сатыла

Казанда премиаль класслы чит илдә җитештерелгән мотор яхтасын сату турында белдерү барлыкка килгән.

Казанда премиаль класслы чит илдә җитештерелгән мотор яхтасын сату турында белдерү барлыкка килгән.

Сатуга куелган яхтаның бәясе якынча 381 млн сум — 4,5 млн евро тәшкил итә.

Белдерүдә күрсәтелгәнчә, 21 метр озынлыктагы судно Казан ярымутравы — «Локомотив» районында урнашкан дип язылган. Яхта хуҗасының чит ил кешесе булуы әйтелә.

2026 елгы модель булган яхта 18 кешегә исәпләнгән. Аның озынлыгы 20,8 метр, киңлеге 5,4 метр тәшкил итә. Судно заманча навигация җиһазлары, уңайлы интерьер һәм көчле двигатель белән җиһазланган. 4 кабинага, 4 бәдрәфкә һәм 4 душ бүлмәсенә ия. Двигатель куәте якынча 986 ат көче тәшкил итә.

Ачык чыганакларда шушы модельнең 2026 елгы вариантлары якынча 4 млн евро бәя белән тәкъдим ителә.

Казанга куелган бу яхта тәкъдиме шәһәрдәге иң кыйммәтле шәхси транспорт чараларының берсе булырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading