16+

Казанда «Абилимпикс» чемпионаты башлану даталары билгеле булды.

26 июнь көнне Aбилимпикс кысаларында махсус хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык буенча ярышлар старт алачак.

26 июнь көнне Aбилимпикс кысаларында махсус хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык буенча ярышлар старт алачак.

Чемпионат 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк һәм ул Казан ЭКСПО мәйданчыгында узачак.

– «Абилимпикс» хәрәкәтенең төп максаты – инвалидларның, шулай ук сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затларның һөнәри белем алуга нәтиҗәле юнәлешен һәм мотивациясен тәэмин итү, аларны эшкә урнаштыруга һәм җәмгыятьтә социомәдәни инклюзиягә ярдәм итү, – дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Чемпионат кысаларында катнашучылар берничә компетенция буенча көч сынашачак. Алар арасында: адаптив физик культура буенча инструктор, санитар-техник системалар слесаре, беренче ярдәм күрсәтү буенча инструктор, эшмәкәрлек, вокал (башкару осталыгы), буяу эше һәм массажист һөнәрләре бар.

Исегезгә төшерәбез, «Абилимпикс» хәрәкәте Татарстанда актив үсештә: 2025 елның 25–29 июлендә Казанда узган алдагы этапта төбәкнең 79 вәкиле Мәскәүдәге финалда катнашкан иде, һәм Татарстан иң күп финалистлар җибәргән төбәкләрнең берсе булып танылды.

Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» милли проекты һәм «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading