16+

Казанда Горький шоссесында ике автобус бәрелешкән: балалар да зыян күргән

Казанда Горький шоссесында бүген иртән каты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән — анда ике пассажир автобусы һәм җиңел автомобиль катнашында авария булган.

Казанда Горький шоссесында бүген иртән каты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән — анда ике пассажир автобусы һәм җиңел автомобиль катнашында авария булган.

Suzuki автомобиле агымда кинәт туктаган. 36 нчы маршрут автобусы йөртүчесе вакытында моны күреп өлгермәгән һәм чит ил машинасына килеп бәрелгән. Шуннан соң автобус 46 нчы маршрут автобус белән дә бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә кимендә 10–12 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Алар арасында дүрт бала да бар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләрнең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Балалар Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган. Табиблар аларда имгәнүләр һәм тапталулар ачыклавын хәбәр итте. Барлык тикшерүләрдән соң балаларны өйләренә кайтарганнар.

Фаҗига урынында ашыгыч хезмәтләр эшләде, хәрәкәт вакытлыча кыенлашты.

Әлеге авария факты буенча җинаять эше кузгатылган. Юл-транспорт һәлакәтенең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading