Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерменче утырышында депутат Елена Кузьмичева Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның докладыннан соң күп балалы гаиләләр өчен җир участокларын инженер һәм транспорт инфраструктурасы белән тәэмин итү мәсьәләсен кузгатты.
Премьер-министр аңа җавап итеп, узган ел күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелүче җир кишәрлекләрен инфраструктура белән тәэмин итүгә 1 миллиард сум, аерым алганда – су белән тәэмин итү челтәрләренә һәм юлларга 500әр миллион сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителүен белдерде.
div>
2025 елда су белән тәэмин итүнең биш объекты тәртипкә китерелгән, бу якынча 103 чакрым дигән сүз. 23 чакрым чамасы юл ремонтланган. 2026 елга шул ук күләмнәр саклана, диде Алексей Песошин.
Комментарийлар