16+

Казанда Россия киносы тарихына багышланган күргәзмә ачыла

8 октябрьдән Татарстан Милли музеенда Дәүләт үзәк кино музееның «Путем кинопленки» күргәзмәсе эшли башлый.

8 октябрьдән Татарстан Милли музеенда Дәүләт үзәк кино музееның «Путем кинопленки» күргәзмәсе эшли башлый.

Экспозиция Россия кинематографының йөз елдан артык тарихын һәм аның ил тарихындагы мөһим вакыйгалар белән бәйләнешен тәкъдим итә.

Күргәзмәдә Дәүләт үзәк кино музее һәм Татарстан Милли музее фондларыннан 400гә якын экспонат урын алачак. Экспозиция XX гасыр башында Россия кинематографы барлыкка килгән чордан башлап постсовет киносына кадәрге вакыт аралыгын колачлый.

Килүчеләр кино сәнгатенең җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән бергә ничек үсүен, кино теле һәм фильм төшерү ысулларының ничек үзгәрүен күрсәтә торган уникаль экспонатлар белән таныша алачак.

Алар арасында XX гасыр башында кулланылган кул приводы белән «Патэ-камера» кино төшерү аппараты, НЭП чоры күлмәкләре, шулай ук «Герой нашего времени» (1965), «Москва слезам не верит» (1979), «Орда» (2012), «Трудно быть богом» (2013) фильмнарында кулланылган костюмнар бар.

Музей. фото ТИ

Күргәзмәнең аерым бүлеге хәрби документалистикага багышлана

Биредә фронт операторы, лейтенант А.А. Крыловның 1944 елның июлендә Вильнюсны азат итүне төшергән вакытта авиабомба кыйпылчыгы тишкән погонын күрергә мөмкин булачак. Шулай ук беренче совет «Оскары» белән бүләкләнгән «Разгром немецких войск под Москвой» (1942) фильмы һәм тамашачылар яратып өлгергән «Ирония судьбы, или с легким паром!» (1975) картинасына бәйле материаллар тәкъдим ителә.

Татарстан Милли музее фондларыннан да кызыклы экспонатлар күрсәтеләчәк. Алар арасында XX гасыр башындагы «Таксифот» стереоскопик проекторы, 1910нчы еллардагы «Патэ-КОК» кинопроекторы, «Совет Татариясе», «Казанда Ленин» һәм «Иптәш Камай» фильмнары фрагментлары, шулай ук «Алтын мөнбәр» Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышланган материаллар бар.

Күргәзмә «Гаилә» милли проекты кысаларында оештырыла. Экспозиция Татарстан Милли музееның Графит залында 16 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Күргәзмәне музейга керү билеты һәм «Пушкин картасы» ярдәмендә карарга мөмкин. Экспозиция кысаларында лекцияләр, кино күрсәтүләр һәм мастер-класслар да үткәрү планлаштырыла.

Яшь чикләве: 6+.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading