Волков урамындагы йортта яшәүчеләр сүзләренә караганда, аларга балигъ булмаганнар инспекциясе вәкилләре шакыган һәм күршеләрнең баласы турында сораша башлаганнар.
Скопировать ссылку
Волков урамындагы йортта яшәүчеләр сүзләренә караганда, аларга балигъ булмаганнар инспекциясе вәкилләре шакыган һәм күршеләрнең баласы турында сораша башлаганнар.
Тик биредә яшәүче берәү дә сабыйны бер тапкыр да күрмәвен сөйләгән. Җәй көне генә алар ябык кием киеп йөри торган сәер хатынны күреп алганнар. Ул авыру әбине карап яши дип уйлаганнар, чөнки аның ишеге яныннан яман ис килеп торган.
Балигъ булмаганнар инспекциясе вәкилләре инде биш ел килгән янәсе, әмма әни кеше ишекне аларга беркайчан да ачмаган. Бу юлы шулай да полиция хезмәткәрләре белән әлеге сәер хатын очрашкан һәм алар арасында низаг килеп чыккан. Хәтта хокук сакчыларына өстәмә наряд чакыртырга туры килгән. Ызгыш-талаш барган арада күршеләрнең берсе фатирга кереп караган һәм чүп-чар өеме күреп алган.
Опека вәкилләре исә чүп-чар өеме арасында шәрә килеш йөргән алты яшьлек бала йөгереп йөрүен абайлаган. Аннары аны кулларында алып чыкканнар, Бу алты яшьлек кыз бала булып чыккан. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Комментарийлар