16+

Көллияттә укыган өчен түләүнең 30 процентын компенсацияләргә телиләр. Кемнәргә?

Түләүләр 2025 елның 1 сентябреннән башланыр дип көтелә.

Түләүләр 2025 елның 1 сентябреннән башланыр дип көтелә.

Татарстан хакимияте урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә күп балалы гаиләләрдән булган балаларны укыту чыгымнарын өлешчә компенсацияләү мөмкинлеген карый, дип яза “Татар-информ”. Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе сайтында бастырылган. Түләүләр 2025 елның 1 сентябреннән башланыр дип көтелә.

Документ нигезендә, компенсациягә 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук балалары көндезге бүлектә белем алса – 23 яшькә кадәр. Түләүле укыту хакының 30 проценты компенсацияләнәчәк. Шул ук вакытта субсидия гаиләдә ике һәм аннан да күбрәк бала белем алса, һәр балага биреләчәк. Мәҗбүри шарт – бала Татарстан 

Түләүне алу өчен матди ярдәм үзәгенең район бүлегенә мөрәҗәгать итәргә яки "Татарстан Дәүләт хезмәте" порталы аша гариза бирергә кирәк булачак. Гаризага түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү турындагы килешүнең күчермәсен, түләүне раслый торган документларны һәм укытуның көндезге формасын раслый торган белешмәне дә беркетеп куярга кирәк булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading