16+

Компенсация белән алдап: 3,7 млн сумын мошенникларга биреп җибәргән

Аферистлар махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Чаллы сугышчысының өлкән яшьтәге әнисен бер атна буе алдап йөрткән.

Аферистлар махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Чаллы сугышчысының өлкән яшьтәге әнисен бер атна буе алдап йөрткән.

Башта 70 яшьлек хатынга таныш булмаган кешеләр шалтыраткан, алар үзләрен дәүләт органы хезмәткәрләре дип таныштырганнар һәм улы үлгәннән соң аңа компенсация каралганын хәбәр иткәннәр. Шушы сылтау белән мошенниклар пенсионерның шәхси мәгълүматларын ачыклаган.

Бераз вакыт узгач, хатынга янә «хокук саклаучылар» шалтыраткан. Алар аңа имеш кредит рәсмиләштерергә җыеналар, дип белдереп, «акчаларын коткарырга» тәкъдим иткән. Бирелгән инструкцияләр буенча, Чаллыда яшәүче хатын 3,7 миллион сум акча җыйган, аларны пакетка төргән, төргәкне скотч белән ураган һәм килешенгән урында көтеп торган ят кешегә тапшырган.

Өенә кайткач, ул миллионнарны кире кайтару буенча яңа күрсәтмәләр көтә башлаган, әмма «коткаручылар» белән элемтә өзелгән. Зыян күрүче ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading