16+

Кунакханәгә чират бетәме? Татарстанда туристларны MAX аша терки башладылар

Татарстанда кунакчыллык тармагы цифрлы форматка күчә.

Татарстанда кунакчыллык тармагы цифрлы форматка күчә.

Казан үзәгендәге иң эре кунакханәләрнең берсендә кунакларны MAX милли мессенджеры аша онлайн-теркәү сервисы эшли башлады. Бу яңалык туристларга вакытны экономияләргә һәм кәгазь эшләреннән котылырга мөмкинлек бирә.

Яңа система бик гади эшли. Кунакханә сайтында номер броньлаганнан соң, кунакка электрон почта аша махсус чакыру килә. Сылтама буенча күчеп, ул MAX мессенджеры аша теркәлүне сайлый, мәгълүматларын «Госуслуги» порталы аша раслый. Аннары анкета автомат рәвештә тутырыла.

Кунакханәгә килеп җиткәч, хезмәткәргә бары тик паспортны чагыштыру гына кала — мәгълүматларны яңадан кулдан кертү кирәкми.

Кунакханә вәкилләре әйтүенчә, әлеге сервис — уңайлылык һәм заманча технологияләргә басым ясауның ачык мисалы. Туризм буенча ТР Дәүләт комитетында да бу яңалыкны хуплыйлар: MAX куллану сәяхәтне тизрәк, гади һәм комфортлырак итә.

Сервис ел башыннан тест режимында эшләп килгән, хәзер исә ул барлык кунаклар өчен дә ачык. Якын арада Татарстанның башка кунакханәләре дә шундый ук системаны кертергә җыена.

Белгечләр фикеренчә, бу яңалык «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында цифрлы сервисларны үстерүдә мөһим адым булып тора.

MAX — Россиядә эшләнгән күпфункцияле мессенджер. Анда чатлар, видеочакырулар, файллар җибәрү, акча күчерүләр һәм бизнес өчен чат-ботлар кебек мөмкинлекләр бар. Бүгенге көндә платформа кулланучылары саны 110 миллионнан артып киткән.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading