Концертта зур сәхнәләрдә сирәк күренгән җырчылар белән очраштык.
“Татар радиосы” белән “ТМТВ” каналы тамашачыларын“Чулпан” мәдәният үзәгендә очрашты. “Музыкаль каймак” концертында хит-парадта төрле елларда җиңү яулаган җырларны ишеттек. Концертны, һәр иртә радио тыңлаучыларга яхшы кәеф өләшүче, “Уян, татар” агентлары Зөлфәт Зиннуров, Ансу һәм Ленар Гыйләҗев алып барды.
– “Күптән концерт оештырган юк, оештырып карыйк әле”, – дидек тә җырчыларга дәштек. Безнең тәкъдимне хуплап алдылар. Яңа җырлар да, озак еллар хит-парадларда беренчелекне яулаган хитлар да бар. Безгә дә үткәннәрне искә алырга кызык, – диде “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Зөлфәт Зиннуров.
“Музыкаль каймак” концертында үземне вакыт машинасына утырган кебек хис иттем. Зур сәхнәләрдә сирәк күренгән җырчылар белән очраштык. Заманында сәхнә тотты алар. “Мәскәү егетләре” дә җырдагы кебек “Гел бергә”. Айрат Сафин белән DJ Радик әле дә бергә иҗат итәләр. Эстрада да андый дуэтларны бармак белән санарлык Фәридә-Алсу һәм... бетте дә инде. Калганнар йә парлы җырчылар, йә бер-ике җырны гына бергә яздыралар. Афәрин, егетләр!
2000 нче еллар татар эстрадасын яратып тыңлаучылар бу концертта рәхәтләнеп ял итте. Ландыш Нигъмәтҗанова белән Мөнир Рахмаев күптәнге дуэты да булды. Мөнир белән Зилә дә җырлады, әлегә ул иҗатында тәүге адымнарын ясый. Сүз уңаеннан, концертта “яшьләр”дән Зилә һәм Гөлназ Сәләхова гына җырлады, башка артистларның тәҗрибәләре саллы, билгеле. Мөнир Рахмаев үзе дә “Ә күңелдә унсигез, картаясың димәгез”, – дип җырлады. Мөнирнең күңеле унсигездә булуга шик юк. Чикерткә кебек сикерә-сикерә бии, эшләпәсе дә урынында. Киеме дә ак, тешләре дә ап-ак. Кыскасы, Мөнир “мода”дан артта калмый.
Менә Давлян сәхнәгә кара күзлексез чыгып та тормый. Текә егет инде. Бер мизгелдә сәхнә дискотекага әйләнде. Ә Давляннан соң “Сагындым сөйгәнемне” дип сәхнәгә Рәсим Низамов чыкты. “Солянка” концертлары шуның белән кызык та инде. Бер суга, бер утка салалар.
Әлфинә Әзһәмова концертларда сирәк күренә. Шулай да, җырчыны банкетларга еш чакыралар икән. “Төнге урам” җырын мин генә түгел, башка тамашачылар да көткән иде. Булмады. “Кайда соң төнге урам” - дип куйды янәшәмдәге егетләр.
Сүз уңаеннан, концертка килгән тамашачылар да төрле иде. Ак яулыклы әбиләр, урта буын вәкилләре, яшьләр дә бар иде. Аңа карап белмәгән җырлар булмады диярлек. Оештыручылар җырларның “каймак”ларын гына сайларга тырышкан. Ринат Рәхмәтуллин “Чакыр гына мине”, Раяз Фасыйхов “Сириньнәр”, Дилә Нигъмәтуллина “Вакыт”, Игорь Дмитриев “Сез һаман бергә икән”, Сиринә Зәйнетдинова “Китмә син калдырып” һәм башкалар. Тамашачылар кушылып җырлап һәм биеп утырды.
“Уян, татар” агентлары тамашачылар белән эфирда уйный торган уеннарны уйнады. “Музыкаль каймак” концерты булгач, бүләкләр дә туры килеп торды. Алып баручылар бер чиләк каймак уйнатты. Бәхет миннән бер рәт артта гына утырган ханымга елмайды. Һөнәре буенча пешекче икән, аңа кирәгрәк инде. Концертка барып бер чиләк каймак алып кайтканы булмагандыр әле.
Концерт төгәл 3 сәгать барды. Оештыручылар төгәл сәгать 7 дә башлады 10 да тәмамлады. Төгәллекләре өчен дә бер рәхмәт әйтергә була. Хәзер концертларны ярты сәгатькә дә тоткарлыйлар бит. Үткәннәрне искә алып, рәхәтләнеп җырлап, ял итеп кайттым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар