16+

“Куркынычсыз счетка акча күчерегез!”: мошенникларның төп алымнары турында кисәттеләр

Россиядә телефон аша алдау очраклары арта бара.

Россиядә телефон аша алдау очраклары арта бара.

Белгечләр гражданнарны аеруча сак булырга чакыра: кырыгалдарлар көннән-көн яңа ысуллар куллана. Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко сүзләренчә, мошенникларны тану өчен берничә мөһим билге бар.

Белгеч ассызыклаганча, чын хокук саклау органнары хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша “операция” үткәрми һәм “куркынычсыз счетка” акча күчерүне таләп итми. Әгәр мондый сүзләр ишетәсез икән — бу мошенниклар.

Алар еш кына үзләрен полиция, банк хезмәткәре яки махсус хезмәт вәкилләре итеп таныштыра. Әмма шул ук вакытта очрашудан баш тарта, төгәл адрес әйтми һәм кешене ашыктыра. Мондый очракта белгеч: “Үзем киләм, пропуск әзерләгез”, — дип җавап бирергә киңәш итә.

Шулай ук мошенниклар куркыту алымын киң куллана. Алар җинаять җаваплылыгы белән яный, яки туганнарыгызга бәйле бәла турында хәбәр итеп, паника тудырырга тырыша. Максат — кешене уйламыйча гамәл кылырга мәҗбүр итү.

Иң куркыныч билгеләрнең берсе — ашыгыч рәвештә акча күчерүне таләп итү. Мәсәлән, акчаны курьерга бирү, картадан барлык сумманы алу яки шәхси мәгълүматларны хәбәр итүне сорау — болар барысы да мошенниклык күрсәткече.

Белгечләр киңәш итә: таныш булмаган номерлар белән озак сөйләшмәскә, шик туганда шунда ук трубканы куярга һәм банкка яки рәсми органнарга үзегез шалтыратырга. Шулай ук счетларны даими тикшереп тору мөһим. Кирәк булган очракта 102 яки 112 номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Белгечләр искәртә: мошенникларның төп коралы — курку һәм ашыктыру. Шуңа күрә иң мөһим кагыйдә — телефон аша беркайчан да акча күчермәскә һәм шәхси мәгълүматларны чит кешеләргә бирмәскә.

Билгеле булганча, Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading