16+

Күрше төбәктәге елгага йөзәргә киткән гаиләне коткарып кала алганнар

1 июньдә Башкортстанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә хәвефле хәбәр килгән,

1 июньдә Башкортстанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә хәвефле хәбәр килгән,

25 майда Белорет районында Инзер елгасы буйлап көймәдә йөзәргә (сплав) киткән Чаллы гаиләсе (ике өлкән кеше һәм ике бала) элемтәгә чыгудан туктаган.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитетында аңлатуларынча, елгагың әлеге өлешендә кәрәзле элемтә бөтенләй юк, туристлар белән элемтәне вакытлыча югалтуга шул сәбәп булган.

Бәхеткә, шул ук көнне кич белән куанычлы яңалык барлыкка килгән-төркем маршрутны уңышлы тәмамлаган һәм инде өйләренә кайтып киткән.
Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу очрактан файдаланып, актив ял яратучыларга мөһим кагыйдәне искә төшергән: походка яки барып җитү өчен авыр булган урыннарга барыр алдыннан маршрутны ведомство сайтында теркәргә кирәк. Бу гади процедура куркыныч килеп туган очракта коткаручыларга тизрәк ярдәмгә килергә ярдәм итәчәк.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading