16+

Күзгә күренми торган куркыныч: иерсиниозның билгеләре нинди?

Татарстанда яшәүчеләргә иерсиниоз исемле куркыныч эчәк инфекциясенең билгеләре һәм аннан саклану юллары турында искә төшерделәр.

Татарстанда яшәүчеләргә иерсиниоз исемле куркыныч эчәк инфекциясенең билгеләре һәм аннан саклану юллары турында искә төшерделәр.

Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итә.

Белгечләр аңлатуынча, иерсиниоз – фекаль-ораль юл белән йога торган инфекция. Аның үзенчәлеге шунда: авыруны китереп чыгаручы бактерияләр туфракта, суда һәм азык-төлек продуктларында озак вакыт саклана, хәтта суыткычта да үрчүен дәвам итә ала.

Инфекциянең төп чыганагы – авыру хайваннар һәм кимерүчеләр. Күпчелек очракта кешеләр чирне җитәрлек пешерелмәгән ит һәм сөт продуктлары, шулай ук пычрак яшелчә һәм җиләк-җимеш аша йоктыра.

Авыруның инкубация чоры берничә сәгатьтән өч атнага кадәр дәвам итә, әмма ешрак ул 2–3 көн тәшкил итә. Иерсиниоз гадәттә кинәт башлана: тән температурасы күтәрелә, хәлсезлек барлыкка килә, эч авырта, эч китә, кайбер очракларда тиредә тимгелләр дә пәйда булырга мөмкин.

Чирдән саклану өчен Роспотребнадзор түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:

  • яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юарга;

  • ит һәм сөт ризыкларын тиешенчә термик эшкәртергә;

  • кайнатылган яки шешәдәге суны гына эчәргә;

  • чи һәм әзер продуктларны аерым сакларга;

  • ризык әзерләгәндә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә.

Белгечләр искәртүенчә, авыру билгеләре барлыкка килгән очракта, үзлегеңнән дәваланмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading