Лаләләр белән агуланмагыз
Социаль челтәрләрдә яңа челлендж башланган. Хатын-кызлар 8 марттан калган лалә чәчәкләрен камера каршында ашый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚
Социаль челтәрләрдә яңа челлендж башланган. Хатын-кызлар 8 марттан калган лалә чәчәкләрен камера каршында ашый.
Табиб-гастроэнтеролог Антон Загайнов моның сәламәтлеккә куркыныч булуын аңлата.
Токсикологлар фикеренчә, лаләләрдәге алкалоидлар (А һәм В тулипалиннары) ашказаны һәм эчәклекнең лайлалы тышчасын яндыра. Лаләләрнең суганчаларында һәм сабакларында токсиннар туплана, һәм алар агу кебек тәэсир итә. Иң төп куркыныч исә, чәчәкләрне корткычларга каршы пестицидлар, озак торсын өчен хлорлы консервантлар һәм анилин буяулар белән эшкәрелгән булуы. Бу матдәләр организмга эләксә, бавырны, бөерләрне һәм нерв системасын зарарлый.
Антон Загайнов сүзләренчә, бу укшыту, косу, спазмнар, диарея китереп чыгарырга мөмкин. Квинке шешенүе (отек Квинке), көзән җыеру һәм аритмия кебек авыр очраклар да булуы ихтимал. Активлаштырылган күмер эчеп кенә өйдә дәвалану күп очракта файдасыз була, чөнки токсиннар тиз сеңә, һәм ашыгыч рәвештә капельницалар таләп ителә.
Лаләләр белән агулануны лайлалы тышчаларның химик пешүе дип әйтергә була, ахыр чиктә бу – эрозияләр, язвалар һәм хроник авырулар китереп чыгара. Интоксикациядән соң күпмедер вакыт диета сакларга һәм лайлалы тышчаларны рәткә китерү өчен дарулар эчеп торырга кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмыш
20 яшьлек кыз мәхәббәт авыруыннан үлеп китте. Йөрәге авырый иде...
-
#Кыскача яңалыклар
Ижауда Казанга юл тоткан рейс автобусы катнашында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган
-
#Мәдәният
“Бу спектакльне күбрәк тәрбия чарасы буларак карарга кирәк”
-
#Кыскача яңалыклар
Россиядә хезмәт хакын даими индексацияләргә мөмкиннәр
-
#Җәмгыять
«Иремнең башка хатын белән язышуын күрдем. Миңа нишләргә?»
Комментарийлар