16+

Лениногорскида 15 яшьлек яшүсмер күлдә батып үлгән: прокуратура тикшерү башлады

Лениногорск районында 15 яшьлек яшүсмернең сулыкта батып үлүе буенча тикшерү бара.

Лениногорск районында 15 яшьлек яшүсмернең сулыкта батып үлүе буенча тикшерү бара.

Фаҗига 28 июльдә Лениногорск шәһәрендәге йөзү өчен каралмаган күлдә булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, яшүсмер махсус җиһазландырылмаган сулыкта су коенган вакытта батып үлгән.

Әлеге хәлдән соң Лениногорск шәһәр прокуратурасы тикшерү оештырды. Күзәтчелек ведомствосы балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау турындагы законнарның үтәлешен тикшерә.

Вакыйга урынына Лениногорск шәһәр прокуроры Марсель Гимаев килгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, нигезләр булганда, прокурор тарафыннан тиешле чаралар күреләчәк.

Моннан тыш, әлеге факт буенча тикшерү органнары Россия Федерациясе Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче өлеше («Саксызлык аркасында үлемгә китерү») буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү барышы Лениногорск шәһәр прокуратурасы контролендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading