Чәршәмбе, 24 декабрьдә, Татарстанны -25 градуска кадәр көчле салкыннар каплады.
Кискен суыту аркасында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди һава температурасында дәресләр туктатылырга мөмкинлеген аңлаттылар.
Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр -23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -25 градуста, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -27 градуста, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -30 градуста, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -32 градуста дәресләр булмаска мөмкин
Ведомствода шулай ук секундына 5 метрдан 10 метрга кадәр төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җиле фаразлануын билгеләп үттеләр. Юлларда бозлавык саклана. Иртән республикада -24 градустан -29 градуска кадәр салкын һава торышы сакланачак, көндез температура -18, -23 градуска кадәр күтәреләчәк.
Ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы -3 градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге 6-10 м/с артмаган очракта гына үткәрергә мөмкин. Өлкән сыйныф укучылары өчен исә -10 градустан түбән булмаган һәм җил 6-10 м/с көчлерәк булмаган очракта рөхсәт.
Министрлык шулай ук -25 градус һәм аннан түбән температурада балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларның муниципалитет чигеннән чыгуын туктатырга киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар